«Күңел канатлы булса…»: шигъри кичә (18+)

22 сентябрь көнне, 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары өчен Марина Цветаева иҗаты буенча «Күңел канатлы булса…» дигән шигъри кичә уздырды.

Цветаева
2
1
3

Китапханәче сөйләгәннәрдән чарага килүчеләр талантлы шагыйрә Марина Цветаеваның катлаулы язмышы турында күп кенә кызыклы фактларны белде. Кичә барышында китапханәчеләр һәм кунаклар башкаруында М.И. Цветаеваның гаҗәеп шигырьләре яңгырады. Цветаеваның бик күп шигырьләре көйгә салынган. Кичәдә аның танылган «Мне нравится, что Вы больны не мной», «У зеркала», «Я словно бабочка к огню» һ.б. танылган романслары; «Под лаской плюшевого пледа», «Я могу тебя очень ждать» кебек заманчалаштырылган җырлары яңгырады. 

Чара «М.И. Цветаеваның тормыш һәм иҗат юлы битләре» электрон презентациясе белән үрелеп барды.

Чара азагында кызыксынучылар «Көмеш гасырның илһам алиһәсе» дигән китап күргәзмәсе белән таныша һәм бөек рус шагыйрәсенең иҗатына карата үз хис-кичерешләре, фикерләре белән уртаклаша алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: